Туганнарны кирәк түгел, сортка бүлү, Бармаклар да тигез түгел, кирәк белү! Аерылганны аю ашар дигән халык. Бергә булыйк, бердәм булып, яшәп калыйк! Әй үлгәчтен, искә төшә бит туганнар, Үкенүдән ни файда соң, елаулардан. Күрешүләр мөмкин түгел, беркайчан да. Юкка- барга, кирәк тугел талашулар! Менә шулай утырасың да, уйга батып , Туганнарың китеп баргач мәңгеллекә. Җир астыннан, юллар ябык, кайтмый алар, Үзәкләрең, өзелеп-өзелеп сагынсаң да. Елаулардан беркемгә дә файда юк шул, Исән чакта араларны өзмәскә шул! Туганнарың нинди булса, шулай ярат! Гарипме ул, әллә бик тә, фәкыйрме ул? Хөрмәт итеп кирәк бары, дус яшәргә! Үз башымнан үткәннәрне язам сезгә. Менә инде ничә еллар, кайтып йөрим, Туган авылым зиратына, йөрәк әрни. Өч туганым шунда ята тезелешеп. Кайтамын да, басамын мин, ташка карап, Күзләремнән мөлдерәп ага, күз яшләрем. Тыя алмыйм, көчем җитми, һич кенә дә. Әйтер сүзем бик күп минем, туганнарга, Тик әйтәлмим, ара ерак, безнең хәзер. #абмшшигырь Миннегөл Минҗанова

Теги других блогов: туганнар кирәк сортка